Центр детского и семейного чтения

Ил сагында торучылар!

Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Ил сагында торучылар!” дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте. Бирегә 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чараны башлап, китапханәче укучыларга Александр Невский һәм аның батырлыгы турында сөйләде, Боз сугышы һәм аның әһәмияте, совет солдатлары һәм офицерларының батырлыгына тукталды.

Ахырдан, балалар якташыбыз Россия Герое Дамир Исламов турында документаль фильмнан өзек карады.