Эрмитаж илендә
Укучылар өчен "Мәдәният" милли проекты кысаларында, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Эрмитаж илендә” дип исемләнгән әңгәмә үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.
Иң элек, китапханәче Эрмитаж тарихы белән таныштырды, биредәге экспонатлар турында кызыклы мәгълүматлар сөйләде. Аннан соң, укучылар Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан иң зур Эрмитаж, Казан Эрмитажында булып, күргәзмә залларын карады, экспозицияләр буенча сәяхәт кылды, нәфис, затлы борынгы әйберләр белән сокланды, төрле чорларның мәшһүр картиналарын, сыннарын, гамәли сәнгать әсәрләрен күрде.
Чараны йомгак итеп, укучылар темага кагылышлы табышмак, ребус чишүдә катнашты, викторина сорауларына җавап бирде.