Язмышларын җиңүчеләр
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Язмышларын җиңүчеләр” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.
Бирегә килүчеләр Николай Островский, Александр Беляев, Фәнис Яруллин кебек һәм башка танылган авторларның авыр язмыш юллары турында язылган китаплары белән таныша алачак.