Центр детского и семейного чтения

Җыр-моң тулы бәйрәм көне!

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан, 1нче номерлы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсендә, 3нче ТОС шулай ук Балалар һәм гаилә уку үзәге хезмәткәрләре, Писмән микрорайонында яшәүче өлкән буын кешеләрен чәй табыны алдына җыеп, бәйрәм белән котлады.

Чараны башлап, китапханәчеләр кунакка килгән әби-бабайларга ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, күтәренке кәеф һәм озын гомер теләде. Татлы күчтәнәчләр белән корылган чәй табыны алдында башкарган моңлы җырлар аларны яшьлекләренә кайтарды. Озак вакытлар бер-берсе белән күрешмичә торган өлкәннәр сөйләшергә сүз табып, рәхәтләнеп аралашты, оештыручыларга рәхмәт әйтеп, өйләренә таралышты.