Центр детского и семейного чтения

Агата Кристи илендә

Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Агата Кристи илендә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды. Ул язучының тууына 135 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Детектив жанрындагы китаплар укырга яратучылар күңеленә бу күргәзмә аеруча хуш килер дигән өмет бар. Чөнки аның әсәрләре интрига белән чорнап алынган. Уку барышында китап геройлары белән беррәттән, узеңнен дә серләр, яңа фаразлар эзләп китүеңне сизми каласын, алар белән бергә ахырга кадәр җинаятьчеләрне эзлисен бит.