Куприн әсәрләре буенча
Танылган рус язучысы Александр Купринның 155 еллыгы уңаеннан, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә аның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе ачылды.
Биредә китап кына түгел, интерактив элементларга да игътибар бирелгән. Яшь китап сөючеләр язучының иҗатына багышланган кроссворд, викториналарда катнаша алачак.
Барлык теләүчеләрне китапханәдә көтеп калабыз!