Сау бул, лагерь!
Бүгенге көн 3нче мәктәпяны лагерена йөрүче балалар өчен аеруча үзенчәлекле үтте. Бүген алар ай дәвамында диярлек йөргән лагерь белән яңадан бер елга хушлашты.
Балалар килүгә көн программасы әзер иде инде. Алар уеннар, конкурсларда катнашты, әкият һәм аның геройлары турындагы викторина сорауларына җавап бирде, табышмак конкурсында зирәклек күрсәтте, шулай ук филворд, кроссворд чиште. Хәрәкәтчән уеннар да җитәрлек булды.
Ахырдан, балалар мультфильм карап, таралышты. Китап дөньясында яңа ачышлар һәм мавыктыргыч маҗаралар белән тулы җәй алда бит әле!