Центр детского и семейного чтения

Без террорга каршы!

Балалар һәм гаилә уку үзәгендә «Без террорга каршы!» дип исемләнгән әңгәмә үтте. Аңа 3 нче мәктәпяны лагере балалары чакырылган иде.

Әңгәмәне башлап, китапханәче балаларга террор төшенчәсен, аның сәбәпләрен һәм асылы турында сөйләде, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә тукталды. Балалар викторинада  катнашты, кроссворд чиште,  "Террорга каршы билге" рәсем конкурсында катнашып, үзләренең иҗади сәләтен күрсәтте. Чараны йомгаклап,  «Зина, Кеша һәм террористлар»мультфильмыннан өзек карады.