Мин Россиядә яшим
18 июль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә 3 нче мәктәпяны лагере балалары өчен «Мин Россиядә яшим» дип аталган патриотик сәгать узды.
Чараны башлап, китапханәче ил тарихы, аның символлары, Балтыйк диңгезеннән алып, Тын океанга кадәр сузылган географик урыны һәм, әлбәттә, күпкырлы мәдәни мирасы турында кызыклы фактлар сөйләде. Балалар кулларына энциклопедия алып, кайбер өлкәләр буенча сораулар бирде, илебез турында белемнәре белән уртаклашты. Ахырдан, Россия тарихы һәм географиясе буенча викторинада катнашты, «Без Россиядә яшибез» мультфильмыннан өзек карады.