Борынгы гореф-гадәтләрне искә алып...
Балалар һәм гаилә уку үзәгендә үткән очрашуның чираттагысы рус халык иҗаты, аның гореф-гадәтләре, милли йолаларына багышланган иде. Бирегә 3 нче мәктәпяны лагере укучылары чакырылган иде.
Китапханәче әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, милли йолалары турында сөйләде. Уку залында оештырылган «Рус секторы» почмагы алар өчен аеруча кызык булды. Анда алар үз күзләре белән киштәләрдә саклана торган борынгы әйберләрне күрде, аларның на дәрәҗәдә мөһим һәм ничек кулланылган булуын белде. Арада орчык белән йон эрләгеч, тоткычлар, балчык чүлмәкләр һәм башка бик күп җиһазлар бар иде. Хезмәт һәм көнкүреш белән бәйле мәкальләр һәм әйтемнәр дә бик тиз искә төште, «Җиде кат үлчә, бер кат кис» кебекләрен яратып атадылар.