Юл иминлеге сагында!
Шушы көннәрдә Балалар һәм гаилә уку үзәгендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган профилактик чара үтте. Аның максаты - балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерү, куркыныч хәлләрне күзалларга һәм аларда дөрес эш итәргә өйрәтү иде. Бирегә 3нче мәктәпяны лагерена йөрүче балалар килде.
Чара уен аша үткәрелде. Викториналар, табышмак һәм конкурслар балаларның әлеге өлкәдә булган белемнәрен тикшерергә мөмкинлек бирде. Зур кызыксыну белән алар юл билгеләренең әһәмияте, светофор сигналлары һәм юл аша чыгу кагыйдәләре турындагы сорауларга җавап бирде.
"Куркынычсызлык әлифбасы" мультфильмының өзеген караганда, балалар юл хәрәкәтендәге төрле хәлләргә эләккән мультипликацион геройларның маҗараларын карады. Ачык персонажлар, юлда дөрес һәм дөрес булмаган тәртипне күрсәтеп, тамашачыларда зур җанлылык тудырды.