Конверт ясыйбыз
Китапханәдә балалар өчен Россия почтасы көне үтте. Балалар күңелле уеннарга һәм иҗади мастер-класста катнашырга зур теләк белдереп килде.
Иң элек китапханәче почта хезмәте нәрсәдән гыйбарәт икәнен, аның тарихы, функцияләре һәм әһәмияте турында кызыклы фактлар белән таныштырды. Уен форматында узган бу очрашуда балалар кәгазьдән конверт ясарга өйрәнде, викторина сорауларына җавап бирде, табышмак чиште.