Саулык - зур байлык!
Шушы көннәрдә Балалар һәм гаилә уку үзәгендә "Саулык - зур байлык! "дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үтте. Бирегә 3нче мәктәпяны лагерь балалары чакырылган иде.
Иң элек китапханәче үсмерләр арасында еш очрый торган яман гадәтләр һәм аларның килеп чыгу сәбәбе турында сөйләде. Үз чиратында, укучылар яхшы гадәтләрне атады, үзләренең көн дәвамында үтәлә торган режимына тукталды, тема буенча оештырылган викторинада катнашып, сәламәтлеккә кагылышлы сорауларга җавап бирде.
Чараны йомгаклап, балалар "Яман гадәтләрдән ерак йөр!" дигән видеороликтан өзек карды.