Гаилә – сөю учагы!
8 июльдә Россиядә Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Гаилә – сөю учагы!” дип исемләнгән әңгәмә үтте. Аңа 3нче мәктәпяны лагерена йөрүче балалар чакырылган иде.
Иң элек, китапханәче Петр һәм Феврония Муромскийлар турындагы риваять турында сөйләде, аларның гаилә бәхетенең, мәхәббәтнең һәм тугрылыкның символы булып торуы турында әйтте. Укучылар үзләре дә гаилә традицияләре турындагы әңгәмәгә кушылып, үз гаиләләренең гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре турында сөйләде, аларның гаиләне тагын да ныгып, бердәм булырга ярдәм итүе турында әйтте.
Әңгәмәне балаларга тәкъдим иткән ребуслар, табышмак, гаилә турында әйтемнәр дәвам итте. Ә инде чараны йомгаклап, алар “Пётр һәм Феврония турында риваять” мультфильмнан өзек карады.