Пушкин илендә
6 июнь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә 1нче мәктәптә оештырылган лагерь балалары, шулай ук 1нче, 3нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе каршында оештырылган лагерь балалары өчен өчен “Пушкин илендә” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
Китапханәче укучыларга язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, аның купсанлы һәм шул ук вакытта, 37 ел гөмер эчендә язылып калган әкиятләре, шигырьләренә тукталды. Аннан соң, укучылар Пушкин әкиятләре буенча оештырылган конкурс, викториналарда катнашты, сорауларга җавап бирде. Ахырдан, “Руслан и Людмила” әкиятенең заманча варианты тәкъдим ителде.