Центр детского и семейного чтения

Славян язуы һәм мәдәнияте көне уңаеннан

Кирилл һәм Мефодийны искә алу көненә туры китерелгән Славян язуы һәм мәдәнияте көне һәр ел барлык славян илләрендә дә 24 майда бәйрәм ителә.  

Шул уңайдан,  21 май көнне Балалар һәм гаилә уку үзәге хезмәткәрләре 1нче мәктәп укучылары өчен бөек славян мәгърифәтчеләре Кирилл һәм Мефодий төзегән язуга багышланган, энциклопедик, белешмә һәм мәгълүмати чыганаклар кулланып,  укучылар белән мәгълүмат сәгате үткәрде.