Центр детского и семейного чтения

Сәламәт булыйк!

“Сәламәт тормыш өчен” максатчан программасы һәм Мәктәп укучылары өчен мәдәният федераль проекты кысаларында, 16 май көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне уңаеннан сәламәтлек дәресе үтте. Анда 1нче мәктәп укучылары чакырылган иде.

Көннең максаты – яшь буынның сәламәтлегенә тәмәкенең зыяны турында мәгълүмат җиткерү, тәмәке тартуның тискәре нәтиҗәләре хакында аңлату һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде.

Дәресне башлап, китапханәче балаларга тәмәкенең организмга тәэсире, аның төтенендәге зарарлы матдәләр, никотинның нәрсә икәнлеге турында әйтте, спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану, табигатьтә ял итү кебек сәламәт яшәү рәвешенә ныклы басым ясады.