Центр детского и семейного чтения

Кечкенә Апуш әкиятләре

“Укучының мәдәни нормативы” мәдәни белем бирү проекты кысаларында, 29 апрель көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Кечкенә Апуш әкиятләре” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Бирегә 1нче мәктәпнең V сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чара барышында китапханәче укучыларга Тукайның авыр тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, балалар һәм зурлар өчен язылган әкият-әсәрләренә тукталды. Укучылар үзләре дә зур теләк белән Тукайның “Шүрәле” әкиятеннән  өзек укыды, иҗатына багышланган викторинада катнашты.