Укыдыңмы? Язып куй!
“Укучының мәдәни нормативы” мәдәни белем бирү проекты кысаларында, 28 апрель көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Укыдыңмы? Язып куй!” дип исемләнгән әңгәмә дәрес үтте. Анда 1нче мәктәпнең II сыйныф укучылары чакырылган иде.
Иң элек китапханәче укучыларга көндәлекне тутыру, китап укыганнан соң аның турында кыскача язмаларның һәрвакыт теркәлеп барылырга тиешлеге турында искәртте. Дәвам итеп, бергәләшеп, бер китап мисалында, укучылар билгеле бер схема буенча телдән көндәлек тутырды.