Зәңгәр томан эчендә!
“Сәламәт тормыш өчен” максатчан программасы һәм Мәктәп укучылары өчен мәдәният проекты кысаларында, 9 апрель көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Зәңгәр томан эчендә!” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.
Чара барышында китпаханәче укучыларга сәламәт яшәү рәвеше турында, сәламәт булуның төп кагыйдәләре, иртәнге гимнастика белән саф һавада йөрү кебек гадәтләрнең үсеп килүче яшь организм өчен аеруча файдалы булуын ассызыклады. Дәвам итеп, укучылар табышмак, филворд чиште, “Сәламәтлегеңне яшьтән сакла” дигән викторинада катнашты.