Гиваргизов китаплары илендә
Балалар һәм гаилә уку үзәгендә "Гиваргизов китаплары илендә" дип аталган әңгәмә үтте. Аңа 1 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.
Чара барышында китапханәче А. Гиваргизовның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, аның күпсанлы китапларына тукталды. Укучылар викторина сорауларына җавап бирде, филворд чиште, мультфильмнан өзек карады.