Куркынычсыз каникуллар
“Сәламәт тормыш өчен” максатчан программасы һәм Мәктәп укучылары өчен мәдәният проекты кысаларында, 19 март көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Куркынычсыз каникуллар” дип исемләнгән әңгәмә-дәрес үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.
Чара барышында китпаханәче укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында сәйләде, бәла-казага юлыкмас өчен, аларны төгәл үтәргә чакырды. Моннан тыш, укучылар викторина сорауларына җавап бирде, табышмак, филворд чиште, йомгак итеп, “Балалар куркынычсызлыгы” дип аталган видеороликтан өзек карады.