Центр детского и семейного чтения

Ершов әкиятләре буенча

Ел саен үткәрелә торган Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, 18 март көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Ершов әкиятләре буенча” дип исемләнгән әдәби чара  үтте. Ул балалар язучысы Пётр Ершовның тууына 205 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Чарага 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чара барышында, китапханәче укучыларга Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгының килеп чыгу тарихы, балалар язучысы Лев Кассильның аңа нигез салып, шул вакыттан бирле ел саен үткәрелеп баруы турында әйтте. Дәвам итеп, балалар Ершовының тормыш юлы һәм иҗаты турында тыңлады, аның язган әкиятләре буенча онлайн-викторинада катнашты, ребус чиште, «Конёк-горбунок» мультфильмыннан өзек карады.