Киләчәккә бер караш!
“Сәламәт тормыш өчен” максатчан программасы һәм Мәктәп укучылары өчен мәдәният проекты кысаларында, 27 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Киләчәккә бер караш!” дип исемләнгән әңгәмә-дәрес үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.
Чара барышында китпаханәче укучыларга законнар һәм аларны үтәү, аны бозган очракта административ һәм җинаять җаплылыгына тартылып, нинди җәза алырга мөмкин булуы турында сөйләде. Моннан тыш, укучылар викторина сорауларына җавап бирде, табышмак, филворд чиште, йомгак итеп, “Законнарны бозма!” дип аталган видеороликтан өзек карады.