Центр детского и семейного чтения

Китапханәдә май чабу

Кышкы салкыннар артта калып, язгы кояшның җылы нурлары күңелләрне эреткән мәлдә, китапханәдә дә яңарыш хисе тантана итә. Ел саен үткәрелә торган май чабу бәйрәме – кыш белән саубуллашу, язны шатлык белән каршылау билгесе ул.

Шушы көннәрдә китапханәдә аның чираттагысы һәм иң тәмлесе - май чабу бәйрәме үтте. Бу көнне китапханәче балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләде, табышмаклар әйтте, яз турында мәкаль, әйтемнәрне искә төшерде. Бәйрәмне дәвам итеп, балалар коймак, конфет, җиләк кайнатмалары белән чәй эчте.

Май чабу бәйрәме китапханә өчен генә түгел, һәркем өчен күңелле вакыйга. Ул бердәмлекне, дуслыкны ныгыта, күңелләргә язгы җылылык өсти.