Центр детского и семейного чтения

Ирләр көне уңаеннан

Балалар һәм гаилә уку үзәгендә 23 февраль көне уңаеннан патриотик сәгать үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде. 

Чараны башлап, китапханәче укучыларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде, аның асылын аңлатты. Укучылар тарих темасына багышланган викторинада катнашты, видеоролик карады.