Павлованы укыйбыз
IХ Регионара "Нина Павлова китапларын укыйбыз" акциясе кысаларында, 14 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә кычкырып уку сәгате үтте. Ул балалар язучысы, галим-селекционер, биология фәннәре докторы Нина Павловага багышланып, аңа 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.
Чараны башлап, китапханәче укучыларга язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләп үтте, аның үсемлекчелектә ирешкән уңышлары өчен купсанлы орденнарга лаек булуын ассызыклады.
Йомгак итеп, ахырдан, укучылар авторның “Хитрый одуванчик” әкиятеннән өзек укыды.