Бөек Cталинград!
VIII Бөтенроссия «200 минут уку: Сталинградка багышлана» акциясе кысаларында, 2 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Бөек Cталинград!” дип исемләнгән тарих сәгате үтте. Бирегә 1нче һәм 3нче мәктәпең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.
Чараны башлап, китапханәче укучыларга Сталинград көрәшенең Бөек Ватан сугышы елларында иң мөһим бәрелешләренең берсе булуы турында сөйләде, 200 көн һәм төн дәвамында барган бу сугыш совет гаскәрләренең зур җиңүе белән тәмамланып, Сталинград һәм Мамай курганындагы бәрелешләрнең илебез тарихында мәңгегә язылган булуы турында әйтте. Акцияне дәвам итеп, укучылар Сергей Алексеевның «Сталинград оборонасы» дип аталган әсәреннән берничә өзек укыды.