Центр детского и семейного чтения

Эрмитаж заллары буйлап

“Укучының мәдәни нормативы” мәдәни белем бирү проекты кысаларында, 3 декабрь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Эрмитаж заллары буйлап” дип исемләнгән әңгәмә үтте. Анда 1нче мәктәпнең IV сыйныф укучылары чакырылган иде.

Иң элек укучылар, виртуаль сәяхәт кылып,  Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан иң зур Эрмитажлар залында булды, Казан Кремле дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының “Эримтаж-Казан” үзәге заллары буенча экскурсия ясады, музей экспанатлары белән танышып, соңыннан әлеге темага кагылышлы табышмак, ребус чишүдә катнашты.