Центр детского и семейного чтения

Ромашкалар – сөю чәчәге ул...

11 июль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә, иң кечкенә китап сөючеләр -  №9 балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә башгышланган “Ромашка – сөю чәчәге ул...” дип аталган бәйрәм чарасы үтте.  

Әлбәттә, китапханәче балаларга бәйрәмнең оешу тарихы турында сөйләде, Россиядә 2024 ел гаилә елы буларак игълан ителүе турында әйтте. Яшь китап сөюче дуслар Петр белән Феврониянең мәхәббәт тарихын аеруча зур кызыксыну белән тыңлады, гаилә темасына багышланган әйтемнәр тыңлады, табышмак чиште. Ахырдан, тема геройларына багышланган мультфильмнан өзек карады.