Центр детского и семейного чтения

Фольклор укыйбыз

"Безнең башлангыч. Фольклор укыйбыз" VI Халыкара акциясе кысаларында, 22 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Туган телем – бай мирасым” дип аталган  акция үтте.

Акция барышында, китапханәче укучыларга татар халык иҗаты турында сөйләде, алар белән тиз әйткеч әйтте, табышмак чиште, татар халык әкиятләрен искә төшереп, берничәсен укучылар белән бергә укып үтте.