Центр детского и семейного чтения

Туган телем – бай мирасым

Халыкара туган тел көне кысаларында, 22 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Туган телем – бай мирасым” дип аталган әдәби сәгать үтте. Бирегә 1нче мәктәпнең III сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чара барышында, китапханәче бу көн, шулай ук аның оешу тарихы турында сөйләде, сүзлекләргә тукталды, телне өйрәнүдә аларның мөһим булуын ассызыклап үтте. Укучылар викторина сорауларына җавап бирде, туган тел турында ребус, филворд  чиште. Ахырдан,  алар игътибарына мультфильмнан өзек тәкъдим ителде.