Центр детского и семейного чтения

Сау-сәламәт булыйк!

“Сәламәт яшәү рәвеше өчен” макчатчан программасы кысаларында, 27 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Сау-сәламәт булыйк!” дип исемләнгән әңгәмә үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чараны башлап, китапханәче укучыларга сәламәт яшәү рәвешенең аеруча мөһим булуына тагын бер кат тукталды, тәмәке тартудан һәм яман эчемлек кулланудан ерак йөрү, физик күнегүләр белән шөгыльләнү кирәклеге турында сөйләде. Бу көнне алар игътибарына әнә шул начар гадәтләр турында кыскача видеоролик күрсәтелде, алар буенча профилактика чаралары турында әңгәмә үткәрелде.