Центр детского и семейного чтения

Павлованың искиткеч әсәрләре!

13 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәге,  #читаемкнигиНиныПавловой дип аталган  VIII Регионара акцисенә кушылып, “Павлованың искиткеч әсәрләре!” дигән уку сәгате үткәрде.  Анда 1нче 3нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары катнашты.

Иң элек, китапханәче укучыларга авторның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача сөйләп үтте, аның биология фәннәре докторы, үсемлекләр үстерү буенча галим булуын ассызыклады. Кычкырып уку өчен бу көнне балалар  язучының “Котята”һәм “Помощница” әкиятләрен укыды, алар буенча сорауларга җавап бирде, укылганнар буенча үзара фикер алышты.