Центр детского и семейного чтения

Сәламәтлек үзебезнең кулда

“Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз” максатчан программасы кысаларында, 24 март көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Сәламәтлек үзебезнең кулда” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.

Бу көн февраль аенда игълан ителгән “Сәламәтлек – матур төсләрдә” дип аталган рәсем конкурсы катнашучыларын бүләкләү тантанасы белән башланып китте. Конкурста катнашкан иң актив укучыларга грамота тапшырылды.   

Чараны дәвам итеп, китапханәче укучыларга шәхси гигиена таләпләре, сәламәт яшәү рәвеше һәм, гомумән, сәламәтлекнең асылы, һәркемнең тормышында аның нинди әһәмияткә ия булуы турында сөйләде. Балалар “Сәламәтлек иленә сәяхәт” дигән уенда катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, табышмак чиште. Ахырдан, алар игътибарына “Мойдодыр” мультфильмыннан өзек тәкъдим ителде.