Центр детского и семейного чтения

Михалков - балалар шагыйре

Балалар һәм үсмерләр китабы атнасы кысаларында, 22 март көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Михалков - балалар шагыйре” дип исемләнгән уен программасы үтте. Ул шагыйрь, язучы, драматург, мәсәлләр авторы, Советлар Союзы гимны һәм Россия Федерациясе гимны текстлары авторы Сергей Михалковка 110 яшь тулу уңаеннан үткәрелде. Бирегә 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чара барышында, китапханәче укучыларга шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, балалар иҗатына керткән олеше өчен Россия президенты В.Путинның орденына лаек булуы турында әйтте. Аавторның китаплары буенча кечкенә сәяхәткә чыгып, укучылар аның берничә шигырен һәм мәсәлен укыды. Чараны йомгаклап, укучылар викторинада катнашты, аның табышмакларына җавап бирде, мультфильмнан өзек карады.