Татарстан музейлары
“Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, 21 март көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Татарстан музейлары” дип исемләнгән мәдәни дәрес үтте. Бирегә 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.
Дәрес барышында, китапханәче укучыларга Татарстанның күп милләтле республика булуы, аның территориясендә төрле милләт һәм мәдәният кешеләре яшәве, моннан тыш мәдәни мирас, архитектура һәйкәлләре, музейлар барлыгы турында сөйләде. Презентация аша укучылар Татарстанда гына түгел, ә дөньдагы иң кызыклы һәм данлыклы музейлар белән танышты, аларга виртуаль сәяхәт кылды. Ахырдан, алган белемнәрен ныгыту максатында, укучылар викторинада катнашты, табышмак, филворд чиште.