Муса Җәлил – герой-шагыйрь
Укучының мәдәни көндәлеге проекты кысаларында, 27 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Муса Җәлил – герой-шагыйрь” дип аталган әдәби сәгать үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.
Китапханәче укучыларны кыскача Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте, аның балалар өчен язылган берничә шигырен укыды. Укучылар шагыйрьнең фронт тормышы, тоткынлык еллары, Моабит төрмәсендә иҗат ителгән күпсанлы шигырьләре белән танышып үтте. Ә инде ахырдан, авторның “Кызыл ромашка” мульфильмыннан өзек карады.