Ватан өчен һәрчак көрәштә!
22 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Ватан өчен һәрчак көрәштә!” дип аталган патриотик сәгать үтте. Бирегә 1нче мәктәпнең IV сыйныф укучылары чакырылган иде.
Чара барышында китапханәче укучыларга әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, Әфган Чечен һәм башка сугышлар, данлыклы көрәшчеләр һәм аларның батырлыгы турында сәйләде. Моннан тыш, бу көнне Украинада баручы махсус операция турында да сүз булды. Аның барышында, укучылар якташыбыз Дамир Исламов һәм аның иптәшләренең батырлыгын тагын бер кат искә алды. Йомгаклап, укучылар зур теләк белән викторина сорауларына җавап бирде, төрле уеннарда катнашты, мультфильмнан өзек карады.