Центр детского и семейного чтения

Май чабабыз – кышны озатабыз!

21 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Май чабабыз – кышны озатабыз!” дип аталган фольклор сәгате үтте. Бирегә 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чараны башлап, китапханәчеләр укучыларга май чабу бәйрәменең килеп чыгу тарыхы турында сөйләде, әлеге бәйрәмнең ни өчен нәкъ менә җыр-бию, тәмле коймак белән бәйрәм ителүе турында әйтте. Бу көнне укучылар күп төрле уеннарда катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, кыш һәм яз турында мәкаль-әйтемнәрне искә алды. Ә инде ахырдан, бар да кайнар чәй белән тәмле коймактан авыз итте, карачкы яндырды.