Фольклор сукмаклары буйлап
“Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз" V Халыкара акциясе кысаларында, 20 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә дип аталган фольклор сәгате үтте. Анда 1нче мәктәпнең III сыйныф укучылары катнашты.
Чара барышында, китапханәче укучыларга рус халык иҗаты, халык әкиятләре турында сөйләде. Акциягә кушылып, укучылар бу көнне берничә рус халык әкияте, риваять укыды, тел турында мәкаль-әйтемнәр искә төшерде.