Туган телем – иркә гөлем
Туган тел көне кысаларында, 20 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Туган телем – иркә гөлем” дип исемләнгән китапханә сәгате үтте. Бирегә 1нче мәктәпнең III сыйныф укучылары чакырылган иде.
Чара барышында, китапханәче укучыларга кыскача бу бәйрәм, шулай ук аның оешу тарихы турында сөйләде, презентация аша укучыларга дөньда юкка чыгучы телләр турында мәгълүмат җиткерде. Моннан тыш, укучылар викторина сорауларына җавап бирде, уеннарда катнашты, туган тел турында шигырь укыды.
Ахырдан, алар игътибарына Габдулла Тукайның “Туган тел” мультфильмыннан өзек күрсәтелде.