Сталинград каһарманнарына багышлап...
VI Бөтенроссия «200 минут уку: Сталинградка багышлана» акциясе кысаларында, 2 февраль көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Сталинград каһарманнарына багышлап...” дип исемләнгән батырлык дәресе үтте. Бирегә 1нче мәктәпең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.
Чара барышында китапханәчеләр укучыларга Сталинград сугышының Бөек Ватан сугышы елларында иң мөһим бәрелешләренең берсе булуы турында сөйләде, 200 көн һәм төн дәвамында барган бу сугыш совет гаскәрләренең зур җиңүе белән тәмамлануын ассызыклады, Сталинград сугышы турындагы китапларга күзәтү үткәрде. Акцияне дәвам итеп, укучылар Сергей Алексеевның «Генерал Жуков» дип аталган әсәреннән өзек укыды.