Центр детского и семейного чтения

Интернетның уңай һәм тискәре яклары

“Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз” максатчан программасы кысаларында, 26 гыйнварь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Интернетның уңай һәм тискәре яклары” дип исемләнгән әңгәмә сәгате үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.

Чара барышында китпаханәче укучыларга Интернет челтәрендә үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә тукталды, компьютерга, компьютер уеннарына бәйлелек һәм аның балага тискәре йогынтысы турында сөйләде. Моннан тыш, видеоролик караганнан соң, укучылар   Интернетның  уңай һәм тискәре яклары турындагы әңгәмәдә катнашты, үзара фикер алышты.