Татарстан бәйрәмнәре
“Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, 20 гыйнвар көнне Балалар һәм гаилә уку йортында туган як турында “Татарстан бәйрәмнәре” дип исемләнгән әңгәмә үтте. Анда 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде.
Әңгәмә барышында китапханәче укучыларга Татарстанда яшәүче күпмилләтле халыкның иң кызыклы бәйрәмнәре турында сөйләде. Видео-презентация карап, укучылар Балтай, Уяв, Сабантуй, Май чабу, Нәүрүз кебек һәм башка кызыклы бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр турында белде. Алган белемнәрен ныгыту максатында, ахырдан укучылар викторина сорауларына жавап бирде, филворд, табышмак чиште.