Центр детского и семейного чтения

Җыр керсен күңелгә...

"Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында, Балалар һәм гаилә уку үзәгендә 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен "Җыр керсен күңелгә..." дип исемләнгән мәдәни дәрес үтте. 

Аның барышында китапханәче укучыларга  төрле милләт халыкларының уен кораллары турында сөйләде, балалар игътибарына музыкаль  презентация тәкъдим итте. Зур кызыксыну белән укучылар темага кагылышлы филворд чишүдә катнашты, табышмакларга җавап әйтте.