Центр детского и семейного чтения

Халыкларның милли киеме

“Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, 25 ноябрь  көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Халыкларның милли киеме” дип исемләнгән фольклор сәгате үтте. Анда 1нче мәктәпнең I сыйныф укучылары чакылырган иде.

Чара барышында китапханәче укучыларга Татарстанда яшәүче күпмилләтле халыклар турында сөйләде, аларның көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә, шулай ук кием-салымнарына тукталды. Моннан тыш, укучылар әлеге темага кагылышлы сорауларга җавап бирде, викторинада катнашты, сканворд чиште, пазл җыйды. Ахырдан, алар игътибарына милли киемнәр турында видеоролик тәкъдим ителде.