Дус яшәүгә ни җитә?
“Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз” макатчан программасы кысаларында, 14 ноябрь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә “Дус яшәүгә ни җитә?” дип исемләнгән әңгәмә сәгате үтте. Анда 1нче мәктәпнең I сыйныф укучылары чакырылган иде.
Әңгәмә барышында китапханәче укучыларга толерантлык төшенчәсенең асылын аңлатты, бу сүзнең килеп чыгу тарихына тукталды, кешеләргә нинди төр толерантлык билгеләре хас булуын ассызыклады. Ахырдан, укучылар “Яхшымы, яманмы?” дигән уенда катнашты, “Яхшылык ни ул?” дигән викторина сорауларына җавап бирде.