Татарстан - уртак йортыбыз
“Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, 18 октябрь көнне Балалар һәм гаилә уку йортында “Татарстан - уртак йортыбыз” дип исемләнгән тарих сәгате үтте. Анда 1нче мәктәпнең I сыйныф укучылары чакырылган иде.
Презентация кулланып, китапханәче укучыларга Татарстан Республикасының Россиядәге иң күп милләтле территорияләрнең берсе булуы, республикада йөздән артык милләт вәкиле яшәве турында сөйләде. Моннан тыш, укучылар район халыкларының милли-гореф гадәтләре, йолалары, мәдәни һәм тарихи мирасы белән танышты. Чараны йомгаклап, укучылар “Татарстанны беләсезме?” дигән викторинада катнашты, филворд чиште.