Центр детского и семейного чтения

Терроризмга каршы бергәләп

20 сентябрь көнне Балалар һәм гаилә уку үзәгендә, Бөтендөнья терроризмга каршы көрәш көненә багышланган, “Терроризмга каршы бергәләп” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. Бирегә 1нче мәктәпнең II сыйныф укучылары чакырылган иде.

Бу көнне китапханәче укучыларга терроризм төшенчәсе һәм аны булдырмау юллары, куркыныч хәлләрдән саклану, һөҗүм итүдән һәм талаудан котылу чаралары турында сөйләде. Презентация кулланып, Беслан фаҗигасен искә алды, башка төр терроризм актлары турында әйтеп үтте. Ахырдан, төрле уеннарда катнашып, укучылар әлеге тема буенча белемнәрен ныгытты.